ИГЕНЧЕ
+25 °С
Облачно

Тырыш хезмәтләре югары бәһа алды

Күркәм традиция буенча яз аеның күркәм май бәйрәмнәре  – Хезмәт һәм яз, Җиңү көненә багышлап, район мәдәният йортының киңәшмәләр залында гомерләрен намуслы, тырыш хезмәткә багышлаган бер төркем хезмәткәр һәм ветераннар хөрмәтләнде.  

Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алдыТырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре югары бәһа алды

        Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев хөрмәтле райондашларыбызга лаеклы бүләкләрен тапшырып, бәйрәм уңаеннан иң ихлас теләкләрен җиткерде. Реканс Фәнил улы районыбызда һәм шул исәптән республикабызда уңайлы яшәү өчен барлык шартлар тудырылуы, төрле федераль һәм республика  программалары ярдәмендә авылларыбызның төзекләндерелүе, райондашларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбызның чәчәк атуы, район икътисадының республикада   яхшылар исәбендә булуы   турында сөйләде.  Шулай ук ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә лаеклы хезмәт итүче һәм илебез мәнфәгатьләрен яклап, яу кырларында башларын салган  якташларны искә алып, аларның әти-әниләренә, якыннарына шундый ватанпәрвәр ир-егетләр үстергәннәре өчен олы рәхмәт белдерде.   Бу хакта тулырак   – киләсе санда.

Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре  югары бәһа алды
Тырыш хезмәтләре югары бәһа алды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас