

Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, киң күңелле, кешелекле һәм олы җанлы райондашыбыз – Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт чаралары хезмәткәре, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар союзлары әгъзасы, Вәзыйх Исхаков премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының Почет грамотасы, “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, район “Игенче” һәм төбәкара “Сарманай гәзитләренең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов та нәкъ шундый кеше. Табигатьнең иң гүзәл мизгелендә – Яз һәм хезмәт көнендә дөньяга аваз салган җитәкчебез шушы көннәрдә 60 яшьлек кәркәм юиблеен билгеләде. Район үзәк биләмәара китапханәсендә узган “Мизгелләрдән тора тормыш юлы” дип исемләнгән очрашу-кичәдә аны яратучы һәм хөрмәт итүче дуслары, авылдашлары һәм сыйныфташлары, иҗатчылар һәм иҗат сөючеләр җыелды. Бу хакта туларк – киләсе санда.