

Әлбәттә, елына бер килә торган "Музейлар төне"ндә! Ә быел бу Гомумрусия акциясенен темасы шундый якты, җылы һәм күңелгә бик тә якын яңгырый. Ул бер дә юкка гына "Үзебезнеке" дип аталмагандыр, мөгаен. Рус теленнән "Тугандай якын, үзебезнеке" дип тәрҗемә ителә ул. Һәм нәкъ шушы теманың үзәккә алынуы һич очраклытүгел. Чөнки агымдагы 2026 ел ил күләмендә Русия халыклары бердәмлеге елы, ә туган Башкортстаныбызда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Тоташ илдә һәм республикада үткәрелгән Гомумрусия "Музейлар төне" акциясенә кушылып, 16 майның шимбә кичендә Чакмагышның тарихи-туган якны өйрәнү музее да бирегә килгән кунакларны, һәрвакыттагыча, ихлас каршы алды. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачып, анда катнашучы райондашларны сәламләде. Бу кичне музейга хөрмәтле кунаклар -- ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Әфганстанда барган хәрби бәрелешләр ветераннары -- интернационалчы-яугирләр, махсус хәрби операция бурычларын үтәгән якташларыбызның якыннары, өлкән яшьтәге райондашларыбыз, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, иҗади берләшмәләр вәкилләре, Чакмагыш гимназиясенең медиа берләшмәсе, яшьләрнең "Дәверләр кайтавазы" ("Отголоски эпох") тарихи клубы әгъзалары, "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары, район үзәге мәктәпләре укучылары килде. Музей директоры Эльвира Фәнил кызы Ямалеева һәм аның урынбасары Рәсимә Зәлиф кызы Балягова кунаклар өчен фәһемле һәм мавыктыргыч экскурсияләр оештырдылар. Алар кече Ватаныбыз Чакмагыш авылының тарихи битләре һәм язмышлары, район биләмәсендә алып барылган археологик тикшеренүләр һәм алар барышында табылган экспонатлар, туган ягыбызда яшәгән халыкларның тормыш рәвеше, традицияләре, көнкүреше һәм мәдәниятләре, милли киемнәре үзенчәлекләре турында сөйләде. Музейга килүчеләр бу кичне районыбыз биләмәсендә яшәгән халыклары вәкилләренең милли костюмнары күргәзмәсе белән танышып, аларга багышланган фотозонада истәлеккә фотосурәткә дә төшә алды. Җылы һәм ихлас дустанә мохит, фонда яңгырап торган милли көйләр, вазалардагы язгы чәчкәләр һәм шифалы үләннәр җыелмалары бизәгән өстәл туган мәдәният белән бәйләнеш атмосферасын аеруча ачык тоемларга мөмкинлек ачты. "Музейлар төне" акциясендә катнашучыларны милли костюмнарны киеп карау, музей экспозициясендә урын алган борынгы эш коралларын һәм көнкүреш әйберләрен үз куллары белән тотып карау, крәстиән йортының тергезелгән интерьерында фотога төшә алу кебек интерактив элементлар аеруча мавыктыргыч булды. Чара ахырында музей кунаклары барысы да күмәкләп чәй табыны янында җыелдылар, яраткан милли ризык -- чәк-чәк белән сыйландылар. Бу кичтә "Музейлар төне" акциясендә катнашучылар бик тә канәгать булып, аны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, тагын да килергә теләк белдереп таралыштылар. Әлеге чара якташларны туган җиребез тарихы белән генә таныштырып калмыйча, һәркемгә үзен кече Ватаныбызның бер өлеше итеп тоярга, экспонатлар, милли костюмнар һәм мавыктыргыч экскурсияләр ярдәмендә буыннар һәм дәверләр бәйләнешен ачыграк аңларга ярдәм итте.