ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно

Чын талантлар тәрбияләү учагы

Балалар сәнгать мәктәбе 55 еллык юбилеен билгеләп үтте

Чын талантлар тәрбияләү учагыЧын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы

Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗадый мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә иң актив эшләүче белем йортларының берсе. Районыбызның җыр-бию,  музыка,  рәсем сәнгате серләренә төшенү теләге белән "янган" балаларның һәммәсе дәресләрдән соң әлеге мәктәпкә җыела. Бай һәм мавыктыргыч сәнгать дөньясында алар рәхәтләнеп  шөгыльләнә. Дәресләр, репетицияләр, конкурс-фестивальләр – боларның  һәммәсе ныклы хәзерлек сорый. Балалар районда уздырылган барлык төр чараларда да чыгыш ясарга өлгерәләр. Берсеннән-берсе уңган, тырыш, оста малай-кызларның җыр-биюләренә, аларның күз явын алырлык киемнәренә, иҗат җимешләренә сокланмау мөмкин түгел.  Сәнгать –  илаһи дәрья, матурлык дөньясы.                   Балалар сәнгать мәктәбенең 55 еллык юбилей кичәсе уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Гөлназ Хәмит кызы Мостафина, район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучылары, әлеге вакытта биредә белем алучы укучылар,әти-әниләр, остазлар, ветераннар катнашты. Концерт дәвамында биредә укучы балалар һәм укытучылар  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм сәнгатькә, моңга, төрле музыка инструментларына гашыйк булуларын дәлилләделәр. Бәйрәмдә төрле милли моңнар, уен коралларының сихри тавышлары яңгырады.   Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Чын талантлар тәрбияләү учагы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас