ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно

Афәрин, кызлар!

 Балалр сәнгать мәктәбенең "Шатлык" хореография ансамбле  “Асылыкүл энҗеләре” ачык хореография конкурсында үз сәләтләрен күрсәтеп,  тагын да куандырды.

Афәрин, кызлар!Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!

         "Отрадушка моя" казак биюе белән жюрины таң калдырып, коллектив Iнче дәрәҗә лауреат булды.  Энергия, осталык һәм дәртләндергеч хәрәкәтләр – болар барысы да онытылмас тәэссоратлар калдырып, тулы күләмдә тәкъдим ителде. Ләкин бу гына түгел әле! Укучыларның ялгыз чыгышлары да югары бәһаланды. Илина Муллаянова ялгыз номер белән чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булды һәм III нче дәрәҗә лауреат булды. Аның артистлык сәләте һәм грациясе беркемне дә битараф калдырмады. Башкорт биюен башкарып, II нче дәрәҗә лауреат исемен яулаган Элина Йосыпова да сынатмады. Аның сыгылмалыгы һәм тәэсирлелеге дә югары биеклектә иде. "Шатлык" хореография ансамблен һәм талантлы солисткаларны бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз.  Хөрмәтле укытучылары Рәйлә Нәгыймулла кызы Нурихановага аерым котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Аның фидакарь хезмәте, сәнгатькә тугрылыгы һәм укучыларны рухландыра белүе – бу җиңүләрнең нигезе. Сезнең тырышлыгыгыз бушка китмәде,   һәр уңышыгыз олы горурлык уята. Киләчәктә дә сезгә яңадан-яңа үрләр яулансын, зур уңышлар юлдаш булсын!

Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас