+17 °С
Облачно


Безнең Чакмагыштан килгән яшь талантлар дәрәҗәле конкурста уңышка ирештеләр. Беренче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Илиза Рәфыйкова (җитәкчесе – З.А. Хафизова) «Аленький цветочек» дигән уникаль тактиль китабы ярдәмендә «Аксаковны укыйбыз» номинациясендә лауреат исемен яулады. Чакмагыш гимназиясенең 4б сыйныфыннан Ильяс Хәмәдиев (җитәкчесе — З.Я. Сираева) «Сүз тылсымчысы» номинациясендә лауреат булды: жюри аның Аксаков әсәрләре турындагы эссесын югары бәһалады. Ике катнашучы да «Китап планетасы»кибетләре челтәреннән дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.