ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно

Балачакның шат авазлары тынмасын

Җәйнең тәүге көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала.

Балачакның шат авазлары тынмасынБалачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын

Аны 1950 елдан башлап Җир шарының һәр почмагында үткәрәләр. Бу көнне балалар өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла. Аның максаты – беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау. 1 июньдә район үзәгендәге Гаилә белән ял паркында да мәйдан балаларның шат көлү авазларыннан, күңелле шау-шудан гөрләп торды. Биредә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап матур бәйрәм оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, бәхет, җәйге каникулның күңелле һәм имин үтүен теләде.   Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, район мәдәният йорты, гимназиянең талантлы  тәрбияләнүчеләре башкаруында җыр-моңнар барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде. Уен-көлке, җыр-моңнан тыш, балалар өчен биредә төрле тематик мәйданчыклар да оештырылган иде. Балалар иҗат үзәге әзерләгән чагу бәйрәм фотозонасында һәркем бу истәлекле көнне фотосурәтләрдә чагылдыра алды. Мольбертларда рәсем төшерергә теләүчеләр дә күп булды чарада. Гаилә хезмәте, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге педагоглары оештырган осталык дәресләрендә дә кызыгып катнашучылар бихисап булды. Спорт зонасында  җитезлекләрен сынаучылар җыелды. Балалар модельле һәм үзәк биләмәара китапханәләр хезмәткәрләре әзерләгән үзенчәлекле, матур фотозоналар, төрле уеннар да бәләкәчләрне үзенә җәлеп итеп торды. Гомумән, бу кояшлы матур бәйрәм иртәсендә кызлар һәм малайлар  рәхәтләнеп күңел ачты, төрле татлы тәм-томнар  белән сыйланды.  Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!

Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Балачакның шат авазлары тынмасын
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас