ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр

Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды

“Китап-бәйрәм» IV Халыкара китап ярминкәсе чикләрендә Чакмагыш  үзәк биләмәара китапханәсендә бик күп популяр җырлар авторы, үзешчән рәссам Сәрия Сәгыйть кызы Вахитова катнашлыгында матур иҗади очрашу узды.

Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырдыИҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды

 Аның эшләре инде күп еллар республика, район гәзит-журналларында басыла. Күптән түгел иҗатчының "Күңелем бакчасында" дигән китабы да дөнья күрде. Аның шигырь юллары тирән эчтәлекле, моңлы булуы белән аерылып тора, күп   композиторлар аларга көйләр иҗат иткәннәр. Чараны район үзәк биләмәара китапханәсенең баш китапханәчесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  Гөлнара Сәхибгәрәева алып барды. Анда катнашкан  муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, үзәк биләмара китапханә директоры, Чакмагыш районы татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алсу Радик кызы Гәрәева, «Игенче» һәм “Сарманай” гәзитләренең  баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов Сәрия Сәгыйть кызына иҗади уңышлар теләделәр һәм аның әсәрләренең үтә дә мәгънәле, хисчән, ихлас, матур тел белән аерылып торуын билгеләп үттеләр. Районның «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, хезмәттәшләре, авылдашлары, балалары һәм туганнары да аны  җылы котлап, йөрәк түреннән чыккан иң җылы теләкләрен ирештерделәр һәм шигырьләрен багышладылар. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучыларының җыр башкарулары һәм матур итеп шигырьләр укулары очрашуны тагын да ямьләндереп һәм бизәп җибәрде. Очрашу барышында популяр җырчылар Гүзәл Диникәева, Лилия Вахитова, Рәйлә Рамазанова, Рәвис һәм Гөлчәчәк Сабитовлар башкаруында шагыйрә сүзләренә матур җырлар яңгырады.   Иҗат кичәсе бик җылы, дустанә мохиттә узып, һәммәсендә дә якты хис-тәэссоратлар калдырды. Без дә талантлы райондашыбыз Сәрия Сәгыйть кызына иҗат чишмәсенең беркайчан да саекмавын, озын бәрәкәтле гомер,  ныклы сәламәтлек,   илһамлы иҗат һәм иминлек телибез.  

Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Иҗади очрашу җылы тәэссоратлар калдырды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас