ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно

Уйнап-җырлап, күңел ачып           

           Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, һәммәсе дә уеннар барган мәйданга ашкынды.

Уйнап-җырлап, күңел ачыпУйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып           

Бер яшьлектә, бер картлыкта дип, өлкәннәр дә аларда катнашудан читләшмәде. Алар да, бала чакларын, яшьлекләрен искә төшереп, уеннар барган мәйданчыкларда рәхәтләнеп күңел ачты.  Нинди генә уеннар юк иде Сабан туенда: бүрәнәдә атланып утырган килеш капчыклар белән бәрешү, вертикаль баганага менү, авыш баганага менү, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу кебек милли уеннар белән беррәттән тачкаларда узыш, аркан тарту, “атта чабу”,  бау аша сикерү, күзләрне бәйләгән килеш йөгерү кебек ярышлар да узды. Капчык киеп йөгерү, аякларны бәйләп йөгерүдә җитезлек сыналса, чаңгы киеп узышу үзе бер маҗаралы уенга әверелде. Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып
Уйнап-җырлап, күңел ачып           
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас