+15 °С
Облачно


Конкурста Чакмагыш сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Әмирҗан Дияров (укытучысы Төхвәтуллина Р.М.) катнашты һәм икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Әмирҗан һәм конкурсантларның чыгышын әйдәп баручы пианист, халыкара конкурслар лауреаты, халыкара конкурсларның иң яхшы концертмейстеры Сергей Семенов бәяләде, ул яшь талантларга мастер-класс күрсәтте. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче якташыбыз һәм аның остазын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!