ИГЕНЧЕ
+20 °С
Ясно

  Зур җиңүләргә ирешеп               

               «Традиция варислары» Бөтенрусия балалар халык мәдәнияте фестиваленең төбәк этабына йомгак ясалды.

Зур җиңүләргә ирешепЗур җиңүләргә ирешеп
  Зур җиңүләргә ирешеп               

Фестиваль халык мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендә күренекле сәләтләре булган балаларны ачыклауга, үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә, балаларның шәхси уңышларын тәрбияләүгә һәм үстерүгә, аларны ил субъектларының этномәдәни мирасы кыйммәтләренә тартуга юнәлдерелгән. 2026 елның 7 апреленнән 12 маена кадәр узган чарага Башкортстан Республикасының 34 муниципаль берәмлегеннән индивидуаль, төркемле яки коллектив катнашу форматында 10-17 яшьлек укучылардан 440 тан артык иҗади эш тәкъдим ителгән иде.          Җиңүчеләр һәм призерлар арасында безнең Чакмагыш  Балалар иҗаты үзәгенең   «Фантазия» хореография берләшмәсе укучыларының да  (Җитәкчеләре  Юлия Рамил кызы Сәетова) булуы сөендерә. Беренче урта мәктәпнең 7а сыйныфында укучысы  Алия Мөхәммәтҗанова «Фольклорның сәхнә формалары: халык биюе (индивидуаль башкару)» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Жюри Алия башкаруындагы “Татар лирик биюе”н югары бәһалады.          «Фантазия» хореография берләшмәсе (7а сыйныф укучысы Алия Мөхәммәтҗанова, 8б сыйныф укучылары Сабина Хафизова, Богдана Коробкова) – “О своем родном. Краткий метр” номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  Видеоролик Марис Нәзиров һәм Фәүзә  Гасакирова истәлегенә багышланган иде.          Безнең талантлы кызларыбыз югары дәрәҗәдәге осталык һәм традицияләргә хөрмәт күрсәттеләр. Кызларны һәм аларның остазы Юлия Рамил кызын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм илебезнең мәдәни мирасын саклау һәм үстерү юлында яңадан-яңа якты җиңүләр, илһам һәм уңышлар телибез!  

Зур җиңүләргә ирешеп
Зур җиңүләргә ирешеп
  Зур җиңүләргә ирешеп               
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас