ИГЕНЧЕ
+19 °С
Дождь

БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР

Юмаш авыл Советына караган кечкенә генә Каратал авылыбер гасырлык юбилеен билгели. Шушы вакыйга уңаеннан 20 июньдә аның үзәк мәйданында күркәм тантана үтте. Авыл халкыннан тын анда төрле төбәкләрдән кайткан кунаклар, район хакимияте вәкилләре дә катнашты.

БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАРБЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР

Чараны Юмаш күпфункцияле мәдәният йорты җитәкчесе Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева алып барды.Ул биләмә авыллары клубларының мәдәният осталары, аларның төрле районнардан килгән коллегалары, үзешчәннәр, халык талантларының чагу концерт номерлары белән аралаштырып бизәлде. Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Гөлназ Хәмит кызы Мостафина котлады һәм иң-иңнәргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантаналы өлештән соң халык уеннары белән төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Халык көн буена рәхәтләнеп күңел ачты 

БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
БЕР ГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ БАР
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас