ИГЕНЧЕ
+16 °С
Облачно

Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!

           Моннан 85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. 

Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!

22 июнь Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Бу көндә илебез азатлыгы өчен гомерләре белән түләгән миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара.             Җиңү паркында  шушы сагышлы датага багышлап үткәрелгән  митингта  муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, район хәрби комиссариатының баш эксперты, махсус хәрби операциядә катнашучы Азамат Азат улы Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, шул чор михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән буын вәкилләре, сугыш чоры балалары, район оешма-учреждение, предприятиеләре вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.          Чараны алып баручы мәдәният йорты директоры Рузил Гафаров митингны ачып, яу кырында һәлак булган якташлар, сугыш афәтен үтеп, илебзне тергезүдә хезмәт салган яугирләр хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салырга чакырды. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тыныч, бәхетле тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минут  тын калу белән искә алынды. Мәңгелек утның тирә-ягы чираттагы тапкыр чәчәкләргә күмелде.          Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгышында Бөек Ватан сугышында районыбыздан ун меңләп яугир катнашуы, аларның күпчелегенең яу кырында ятып калуы, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары турында сөйләде. Артабан чыгыш ясаучы район хәрби комиссариатының баш эксперты, махсус хәрби операциядә катнашучы Азамат Азат улы Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, сугыш чоры баласы Светлана Лотфрахман кызы Мөдәрисова сугыш чоры кешеләре һәм балалары турында сөйләп, мондый сугышлар, газаплар башкача кабатланмасын иде, дигән теләкләрен җиткерде.          Район мәдәният йорты хезмәткәрләре    митингта  “Изге сугыш”, “Русия өчен”, “Ватан” җырларын яңгыратты. Чара ахырында битараф булмаган шәхси эшкуарлар Лениза Макулова, Гөлшат Гузина, Гөлназ Хәмидуллина исеменнән балаларга һәм өлкәннәргә хәер итеп татлы күчтәнәчләр һәм акчалата хәер таратылды.          Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүгенге көндә дә безне алга барырга, туктамаска һәм Җиңүгә өнди. Батырлык һәм ата-бабаларыбыз  сыгылмаслык рух көче турындагы хәтер авырлыкларны җиңәргә һәм бүген баш калкытырга ниятләүче нацизмны җиңәргә көч бирсен. Ватанны саклаучыларга   мәңгелек дан һәм хөрмәт! Каһарманнарыбызны хәтерлибез, онытмыйбыз һәм горурланабыз! Илсөяр Гайсина.22 июнь Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Бу көндә илебез азатлыгы өчен гомерләре белән түләгән миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара.             Җиңү паркында  шушы сагышлы датага багышлап үткәрелгән  митингта  муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, район хәрби комиссариатының баш эксперты, махсус хәрби операциядә катнашучы Азамат Азат улы Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, шул чор михнәтләрен үз иңнәрендә күтәргән буын вәкилләре, сугыш чоры балалары, район оешма-учреждение, предприятиеләре вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.          Чараны алып баручы мәдәният йорты директоры Рузил Гафаров митингны ачып, яу кырында һәлак булган якташлар, сугыш афәтен үтеп, илебзне тергезүдә хезмәт салган яугирләр хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салырга чакырды. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тыныч, бәхетле тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минут  тын калу белән искә алынды. Мәңгелек утның тирә-ягы чираттагы тапкыр чәчәкләргә күмелде.          Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгышында Бөек Ватан сугышында районыбыздан ун меңләп яугир катнашуы, аларның күпчелегенең яу кырында ятып калуы, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары турында сөйләде. Артабан чыгыш ясаучы район хәрби комиссариатының баш эксперты, махсус хәрби операциядә катнашучы Азамат Азат улы Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, сугыш чоры баласы Светлана Лотфрахман кызы Мөдәрисова сугыш чоры кешеләре һәм балалары турында сөйләп, мондый сугышлар, газаплар башкача кабатланмасын иде, дигән теләкләрен җиткерде.          Район мәдәният йорты хезмәткәрләре    митингта  “Изге сугыш”, “Русия өчен”, “Ватан” җырларын яңгыратты. Чара ахырында битараф булмаган шәхси эшкуарлар Лениза Макулова, Гөлшат Гузина, Гөлназ Хәмидуллина исеменнән балаларга һәм өлкәннәргә хәер итеп татлы күчтәнәчләр һәм акчалата хәер таратылды.          Өлкән буыннар яулаган Җиңү бүгенге көндә дә безне алга барырга, туктамаска һәм Җиңүгә өнди. Батырлык һәм ата-бабаларыбыз  сыгылмаслык рух көче турындагы хәтер авырлыкларны җиңәргә һәм бүген баш калкытырга ниятләүче нацизмны җиңәргә көч бирсен. Ватанны саклаучыларга   мәңгелек дан һәм хөрмәт! Каһарманнарыбызны хәтерлибез, онытмыйбыз һәм горурланабыз! 

Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Хәтерлибез, онытмыйбыз һәм баш иябез!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас