

Шушы уңайдан шимбә, 27 июньдә бу авылда күркәм бәйрәм чарасы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов, Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш" җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов катнашты. Иң тәүдә авыл зиратында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдаш яугир каберенә, артабан авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салдылар. Төп чаралар тугайдагы махсус мәйданчыкта дәвам итте. Биредәге сәхнәгә күтәрелеп, мәртәбәле кунаклар иң ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, булдыклы авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр, ватанпәрвәрлек рухындагы шигырьләр уку белән аралаштырылып барды. Авылның иң яшь кешеләрен, яңа төзелгән һәм күркәм юбилейларын билгеләүче гаиләләр дәртләндерелде, хәтирәләр уртаклашу, буыннар бәйләнешен барлау һәммәсенең дә хәтеренә уелырлык күркәм вакыйга булды. Азактан рәхәтләнеп хуш исле пылау, тәм-томнар белән сыйландылар, күңелле көйләргә биеп күңел ачтылар. ( Тулырак "Игенче" гәзитендә укырсыз).