+19 °С
Облачно


Алтын туйларын билгеләп үткән Тамара Рәхимҗан кызы һәм Әнвәр Нургали улы Хәмидуллиннар кичәнең төп геройлары булдылар. Алар 50 ел бергә яшәп, бер-берсенә карата наз һәм хөрмәт саклаганнар. Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков юбилярларны тәбрикләде. Ул аларга Башкортстан Республикасы башлыгыннан истәлекле бүләкләр һәм котлау хаты тапшырды. Бәйрәмдә юбилярларның балалары, оныклары, якыннары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Алар бәхетле парга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм парлы озын гомер теләде. Тайняш мәдәният йорты хезмәткәрләре дә юбилярларны күңелле җырлары, матур биюләре белән котладылар.