

Бу вакыйга туганнары өчен генә түгел, барлык авыл хаклы өчен әһәмиятле булды. Чарада Иске Сөрмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәренә дә читтә калмады, «Су юлы» йоласында катнашты. Бөтен халык яшь кәләшнең тулы чиләкләр белән килүен карарга чыкты. Яшьләргә мәхәббәт һәм иминлек теләделәр. Килен аны чишмәгә озаткан һәркемгә рәхмәт йөзеннән яулык бүләк итте, үзе дә матур яулык алды. Чиләкләрне тутыргач, муллыкта яшәр өчен, суга акчалар ыргытты. Болар барысы да баян моңнары , йола җырлары, биюләр белән үрелеп барды. Яшь килен көянтәгә салып су китерде дә кунакларны сыйлады. Бу йола гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклап калу, яшьләргә тапшыру, татар халкының мәдәни үзенчәлеген күрсәтү максатында уздырылды.