

Бу очраклы түгел: алтын бөртекләп, акрынлап табыла, гаилә тормышы да акрынлап, ярты гасыр дәвамында төзелә. Калмашбаш авылында игелекле гомер кичерүче Фәдис Нурдәүләт улы һәм Рима Рәхмәтҗан кызы Зиннәтуллиннар балалары, туганнары һәм күршеләре белән бергәләп матур алтын туй бәйрәмен үткәрделәр. Бу чарадан Калмашбаш авыл мәдәният йортының иҗат коллективы да читтә калмады. 50 ел гаилә тормышы – җитди вакыт һәм бу юлны бары тик үзара тугрылык, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе булган кешеләр генә үтә ала. Юбилярларыбызның хәтерендә тормышның бары тик бәхетле, бай мизгелләре генә бар һәм алар һаман бер-берсен чиксез яраталар һәм хөрмәт итәләр. Тантанада күркәм гаилә парын авыл биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев котлады һәм сәламәтлек, энергия, татулык һәм сүнмәс мәхәббәт теләде. Фәдис Нурдәүләт улы һәм Рима Рәхмәтҗан кызына Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Артабан бәйрәм тантанасы туганнары һәм якыннары белән табын артында дәвам итте.