+20 °С
Ясно


Бу матур традиция районыбыз авылларында да сакланып кала, үткәнне һәм киләчәкне бәйләүче әһәмиятле йолага әверелә. Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасында «Зур һәм тату гаилә елы» һәм «Гаилә» (“Семья”) милли проекты чикләрендә Тозлыкуш авылы биләмәсендә әлеге матур йола үткәрелде. Тантаналы чараны Тозлыкуш модельле мәдәният йортының «Ахирәтләр» халык фольклор коллективы бизәде.