

Район үзәгендә район мәдәният йортын ремонтлауга керештеләр. Әлеге мәдният учагы – Чакмагышыбыз йөрәге, мөһим чаралар, очрашулар, концертлар уза торган күркәм урын. Муниципаль район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашлыгында узган күчмә киңәшмә барышында объектта подряд оешмасы белән агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аның барышында барлык проблемалы нокталарны барладылар: беренче чиратта, су үтә торган урыннарга игътибар юнәлтелде. Отмостокларның һәм керү төркемнәренең торышы буенча фикер алыштылар. Фасадны һәм колонналарны буяу буенча эшләрне билгеләделәр.
“Ремонт "Гаилә" илкүләм проекты чикләрендә тормышка ашырыла торган мәдәният учреждениеләрен реновацияләү һәм модернизацияләү программасы буенча үткәрелә. Эш күп булачак, әмма иң мөһиме – тиздән мәдәният йорты үзгәрәчәк. Процессны контрольдә тотабыз”, – ди район җитәкчесе.
Илсөяр Гайсина.