ИГЕНЧЕ
+17 °С
Облачно

Татлы һәм тәмле бәйрәм

2 августта   Тамьян авылы халкы иң татлы бәйрәм – Бал бәйрәме үткәрде.

Татлы һәм тәмле бәйрәмТатлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм

Бу гаҗәеп бәйрәмнең инициаторы һәм оештыручысы – умартачы Наил Камалов. Әлеге матур вакыйгада  Яңа Коты авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Йолдыз Шакирова да   катнашу бәхетенә иреште. Ул  «Бал һәм умартачылык турында татлы битләр» китапларының күчмә күргәзмәсен тәкъдим итте,  бәйрәмне музыкаль чыгышлары белән бизәде һәм «Башкорт күкрәкчәсен бал корты белән бизәү» осталык дәресе күрсәтте. Умартачы кунакларны үзенең умарталыгы белән таныштырды, умартачылык белән  шөгыльләнүгә  ни этәргеч булуы һәм балдан нинди ризыклар ясалуы турында тәҗрибә уртаклашты.          Чара барышында кунаклар җырлар җырлады, ә авылның активисты Гүзәлия Кәримова үзенең мавыктыргыч уеннары һәм викториналары белән барысының да кәефен күтәрде, шулай ук  “Бал корты – кул эшләре остабикәсе” күргәзмәсен оештырды. Бәйрәм һәр кешенең күңелендә иң яхшы тәэссоратлар калдырды. Анда катнашучылар татлы бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт беледерә.

Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Татлы һәм тәмле бәйрәм
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас