ИГЕНЧЕ
+26 °С
Облачно

Бик күп уңай тәэссоратлар алып

18 августта Чакмагыш авылыннан «Сәламәтлек 60+» төркеме Кушнаренко районында танып-белү-сәламәтләндерү сәфәрендә булды.

Бик күп уңай тәэссоратлар алыпБик күп уңай тәэссоратлар алып
Бик күп уңай тәэссоратлар алып


         Төркемдә катнашучылар – энергияле пенсионерлар, алар үз үрнәкләрендә өлкән яшь өйдә утыру өчен сәбәп түгел, ә яңа ачышлар һәм үз-үзләрен кайгырту өчен менә дигән вакыт икәнен исбатлыйлар. Маршрутның беренче пункты – Кушнаренко авылындагы таш скульптуралар паркы, икенчесе  бассейнга бару иде. Суда йөзү пенсионерларыбызга күтәренке рух, җиңеллек һәм яхшы хисләр бүләк итте. Төркем җитәкчесе Фәнилә Үзбәк кызы Шафиковага инициативасы, күңел җылысы һәм команданы туплавы өчен рәхмәт белдерелә.
 
         Мондый чаралар «Дәвамлы һәм актив тормыш» («Продолжительная и активная жизнь») милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның төп максаты – өлкән буын кешеләре мөмкин кадәр озаграк сәламәт, ихтыяҗлы һәм социаль актив булып калсын өчен барлык шартларны тудыру. Безнең пенсионерларның сәфәре – моңа ачык дәлил! Аларга ныклы сәламәтлек, яңа маршрутлар һәм онытылмас тәэссоратлар телибез.  Тормыш дәвам итә һәм ул теләсә нинди яшьтә дә матур!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас