+15 °С
Облачно


Төшке аш тәнәфесе мөһим мәгълүматтан башланды: хезмәтчәннәрне урып-җыю сводкасы белән таныштырдылар. Аннары артистлар аларга матур бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Лирик көйләр һәм күңелле биюләр механизаторларга ял итәргә һәм көч җыярга ярдәм итте. Игенчеләр әлеге матур чараны оештыручыларга матур концертлары һәм җылы чыгышлары өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр һәм аларны тагын да бирегә чакырып калдылар.