ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно

Матурлыкны күңел күзе белән күрә

Күренекле якташыбыз, фоторәссам Илфир Исхак улы Исламгазин турында аның иҗаты белән таныш булучылар шулай диләр Табигатьнең иң күркәм фасылында, юмарт август аеның кояшлы көнендә Чакмагышның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда шундый ук якты, матур чара үтте.

Матурлыкны күңел күзе белән күрәМатурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә

Биредә тантаналы шартларда туган Башкортстаныбызның кабатланмас күркәм табигатен данлаучы күргәзмә ачылды. “Гомерлек мавыгу” дип исемләнгән бу экспозиция танылган райондашыбыз, Калмашбаш авылында туып үскән пейзажчы фотограф, Русия фоторәссамнәр берлеге әгъзасы Илфир Исхак улы Исламгазинның дистә еллар дәвамында тупланган күңел энҗеләре – һәркайсы иң югары бәһага лаек булырлык фотокартиналары урын алган. Туган авылы, районыбыз һәм Башкортстаныбыз табигатен гади караш белән түгел, күңел күзе белән күрә алу кебек илаһи сәләткә ия булган Илфир Исхак улы өчен әлеге тантана аеруча зур әһәмияткә ия һәм дулкынландыргыч булды. Гомеренең күркәм үрен яулавы, сигез дистәне каршылавын билгеләүче юбилее хөрмәтенә газиз туган ягында, кадерле кешеләре – туганнары-якыннары, сыйныфташлары, авылдашлары, райондашлар катнашлыгында ачылуы белән дә аеруча кадерле бу күргәзмә якташыбызга. Чарада катнашучы райондашларны сәламләп, Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Эльвира Фәнил кызы Ямалеева Илфир Исхак улына югары камиллек өлгесе булган фотосурәтләр белән танышу, туган республикабызның күркәм табигатенә сокланып кына калмый, аның бар матурлыгын рәссам карашы аша тоя, күрә алу мөмкинлеген бүләк итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантананы ачып, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова талантлы якташыбызның һәр фотосурәте кабатланмас үзенчәлекле булуын билгеләп, иң изге теләкләр җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, Илфир Исхак улы үзе дә җавапсыз калмады – район музеена һәм үзәк китапханәгә фотосурәтләре тупланган альбом-китаплар бүләк итте. Тантана барышында аның хөрмәтенә туганнары-якыннарыннан, сыйныфташлары, дуслары һәм авылдашларыннан да бик күп җылы теләкләр, котлаулар җиткерелде. Чараны Балалар сәнгать мәктәбе педагогларының "Лада" ансамбле чыгышы бизәде. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы саннарында укырга була. Ә инде интернет челтәрендәге бу язманы укучыларыбызга да күңелле яңалык хәбәр итәсебез килә. Республикабыз табигатенең күркәмлеген үзе өчен ачып, пейзаж фотографиясе классигының карашы белән күрергә кызыккан якташларыбыз район музеена килеп, чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәрләре белән таныша ала. Биредә күргәзмә бер ай дәвамында эшли. Табигатьнең илаһи могҗизасын үзебезнең җирлектә күреп калырга ашыгыгыз, якташлар!

Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Матурлыкны күңел күзе белән күрә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас