

Бу чагу төсләргә бай булган якты бәйрәм тәү чиратта Башкортстанда яшәүче милләтләрнең мәдәниятләре, гореф-гадәтләре күптөрлелегенә, аларны саклау һәм үстерү мөһимлегенә игътибарны юнәлтү өчен булдырылды. "Моңа кадәр без нигездә дәреслекләрдә һәм музейларда гына күреп өйрәнгән орнамент-нәкышлар, төсләр үрелеше инде эшлекле костюмнар, көндәлек киемнәр элементларына әйләнде. Бу матур, үзенчәлекле һәм хәзер инде модалы да", -- ди бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. Бүген, 11 сентябрьдә, Башкортстаныбызда чын мәгънәсендә халык бәйрәме -- Милли костюм көне билгеләнә. Шушы уңайдан район мәдәният йорты каршындагы мәйданны җанга якын көй-моңнарга күмеп, "Милләт хәзинәсе" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Мәйданда булучыларны сәламләп, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева шушы якты бәйрәм белән котлады һәм мәдәни мирасны, күпмилләтле Башкортстанның традицияләрен саклауның мөһимлеген билгеләде. Бәйрәм программасын чагу музыкаль чыгышлары белән район мәдәният йортының иҗади коллективы һәм Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бизәде. Концерт барышында моңлы җырлар яңгырады, яшь биючеләр милли костюмнарда башкарган биюләре белән тамашачылар күңелен яулады. Һәр чыгышта милли мәдәниятләргә мәхәббәт һәм Башкортстан халыклары традицияләренә ихтирам чагылыш тапты. Милли киемнәрдә тәрбияче апалары белән концерт карарга килгән иң яшь тамашачылар -- балалар өчен социаль приютта тәрбияләнүче кечкенә кызлар да һәркемнең игътибарын җәлеп итеп сокландырды. Бәйрәм тамашасы турындагы тулырак язманы "Игенче" гәзитенең алдагы санында укырга була.