

Республикада Милли костюм көне календарьдагы аерым дата буларак төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән 2020 елдан башлап үткәрелә башлады. Бу ике көн төбәктә яшәүче халыкларның үзенчәлекле традицияләрен, мәдәниятләрен һәм бай декоратив-гамәли сәнгатен саклап калуга, популярлаштыруга мөмкинлек ача, яшь буын вәкилләрендә туган милләте белән горурлану тойгыларын тәрбияләргә ярдәм итә. Башкортстаныбыз җирлегенә гасырлар дәвамында иңгә-иң куеп, дуслыкта-татулыкта йөз алтмыштан артык милләт вәкилләре яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзен чәлекләре бар. Милли костюм – һәр халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Ул гади кием генә түгел, ә тоташ халык турында сөйли алган олы бер тарих. Шуңа да гореф-гадәтләр һәм йолалар кебек үк, аны да күз карасы кебек саклау мөһим. Милли костюм көненә багышлап, төбәктә дә, районыбыздагы мәдәният һәм мәгариф оешмаларында да күп төрле мәдәни һәм мәгълүмат чаралары, осталык сәгатьләре, күргәзмәләр оештырыла, флешмоблар игълан ителә, милли костюм тарихына һәм онлайн-трансляцияләр үткәрелә. Оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре, педагоглар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә милли костюмдагы фотосурәтләрен урнаштыралар. Милли костюм көнендә төбәктә үткән чаралар Русия Халыклары бердәмлеге һәм Зур һәм тату гаилә елы чикләрендә үтә. Бу көнне республика башкаласында оештырылачак иң зур чараларның берсе – ачык һавадагы «XXI гасыр славяннары »VI Республика славян мәдәнияте фестивале. Анда Башкортстанның барлык муниципалитетларыннан иң яхшы фольклор коллективлары һәм ялгыз башкаручылар катнаша. Ул 11 сентябрь көнне көндезге 15.00 сәгатьтә башлана. Халыклар дуслыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тамашачылар игътибарына төрле милләт вәкилләренең йорт-ихаталары күренешләре дә тәкъдим ителәчәк. Тарихи мәдәни һәм милли-мәдәни үзәкләр рус, казак, белорус, украин һәм болгар йортларын әзерли. Алар янында Уфа епархиясенең рухи әдәбият һәм чиркәү әйберләре күргәзмәсе урнашачак. Мәйданга мәгърүр кыңгыраучыңын яңгыратачак күчмә звонницаның да монда китерелүе фестивальнең төп вакыйгаларының берсе булыр, дип көтелә. Чарада катнашучыларга шушы сәнгать серләрен үзләштереп, үзләренә дә зур кыңгырауны чыңлатып карау мөмкинлеге биреләчәк. Сәүдә мәйданчыкларында халык кәсепләренең зур ярминкәсе эшләячәк. Монда агач һәм таштан кул хезмәте белән белән эшләнгән әйберләрне, уенчыклар, саклагыч-сувенирлар сатып алу мөмкинлеге булла. Кул эшләре зоналарында осталар мастер-класслар үт кәреп, халык традицияләре, йолалары турында сөйләячәк, шулай ук славян накышларын эшләү серләре белән уртаклашачак. Чын тимерче гасырлардан килгән һөнәрнең көч куәтен күрсәтеп, истәлекле тиенлек акчалар чүкеп күрсәтәчәк һәм тамашачыларга да авыр чүкеч тотып, тимерлектә эшләп карау мөмкинлеге ачылачак. Фестивальнең төп программасы 17.00 сәгатьтән башлана. Бу вакытта төп сәхнәдә тамашачыларга Уфа шәһәренең һәм Башкортстан славяннарының алдынгы иҗади коллективлары, шулай Ырынбурның “Игрица” халык ансабленең “Грымата” вокаль төркеме чыгышлары тәкъдим ителәчәк. “Халыклар бердәмлеге” күләмле патриотик композициясе, рус хороводы һәм халык иҗаты өлгеләренең киң спектры фестивальдә катнашучыларга үз рухи туганлыгын, рухи кыйммәтләр һәм юнәлешләр берлеген тоярга ярдәм итәчәк. Иҗади программаны “Ут чәчеп торган казаклар” һәм “Толым – хатын-кыз күрке” дигән чагы тематик блоклар тулыландыра. “Милли костюм көне” блогы төп программаның мөһим өлеше булып тора. Аның чикләрендә алдынгы мода театрлары һәм дизайн студияләре катнашлыгындагы зур йөреш-дефиле үтәр, дип көтелә. Шул ук вакытта мәйданда күләмле “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” патриотик блогы да эшләяәчәк. Анда волон терлар маскировкалау челтәрләре үрү өчен җайланмалар урнаштырачак. Осталар бу эшкә кушылырга теләгән барлык кешеләрне өйрәтәчәк. Акция дәвамында сәхнәдә патриотик программа барачак, экраннарда гуманитар ярдәм турында мәгълүмат күренәчәк. Блокның төп өлешендә исә мәйданда көн дәвамында үрелгән масикровкалау челтәрләре бербөтен итеп кушылып берләштереләчәк һәм истәлек өчен фотога төшереләчәк. Бу – махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәмдә тылның кагылгысыз бердәмлеге символы. Фестивальне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, “Башкортстанның руслар соборы” төбәк җәмәгать оешмасы әзерләп үткәрә. Моннан тыш, бу көнне Уфадагы “Ватан” этнопаркында янә бер чара көтелә. Башкортстан Республикасының Хореография сәнгате эшмәкәрләре союзы Русия халыклары бердәмлеге елына һәм Милли костюм көненә багышлап, зур бию фестивале оештыра. Анда республиканың Союз әгъзалары әйдәүче коллективлары – Фәйзи Гаскәров исемендәге, “Мирас”, “Уралтау”, “Тәңгәүер”, “Сибай” ансамбльләренең бию осталары һәм Стәрлетамак бию театры артистлары, шулай ук төбәкнең үзешчән бию коллективларв әгъзалары катнашачак. Республикада билгеләнгән Милли костюм көне чикләрендә районыбызның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә дә күп төрле чаралар оештырыла.