

Радик һәм Розалия Гафаровлар – Каразирек авылының мәдәни тормышы синонимына әйләнгән исемнәр. Аларның күпьеллык хезмәте нәтиҗәсендә урындагы мәдәният йорты тулы иҗади тормыш белән яши.
Алар тармак үсешенә керткән өлешләре югары дәрәҗәдә бәяләнде. Халык иҗатын саклап калуга һәм популярлаштыруга керткән зур шәхси өлешләре, югары һөнәри осталыкларыы һәм күпьеллык намуслы хезмәләре өчен Каразирек авылы мәдәният йорты мөдире «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Радик Мәкъсүд улның мәдәният өлкәсендә хезмәт стажы 39 ел тәшкил итә. Аның сизгер җитәкчелеге астында мәдәният йорты төрле яшьтәге кешеләрне чын мәгънәсендә җәлеп итү үзәгенә, район фестивальләренең инициаторы һәм туган җирнең үзенчәлекле традицияләрен саклаучыга әверелде.
Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Розалия Сәхи кызының да хезмәте бәяләп бетергесез. Аның эш стажы 38 елдан артып китә. Ул барлык иҗат коллективларының төп идея илһамчысы, үсеп килүче буын өчен талантлы остаз һәм җирле сәхнәнең җаны булып тора.
Гафаровлар авылның мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш керттеләр, Каразирек мәдәният йортын районның иң якты мәйданчыкларының берсенә әйләндерделәр. Талантлы якташларыбызны чын күңелдән мактаулы исемнәр алулары белән котлыйбыз!