ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно
Культура и искусство
18 Сентября , 09:29

Яшь туристлар җыелды

Бу сәгатьләрдә Игенче авылы янында «Акчарлак» лагеренә якын булган ялында район күләмендәге туристлар слеты бара. Аны район Балалар иҗат үзәгенең педагоглар коллективы һәм Беренчеләр хәрәкәте оешмасы берлектә үткәрә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшь туристлар җыелдыЯшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды

 Күркәм традиция буенча ел саен оештырыла торган бу мавыктыргыч чарада район мәктәпләренең 13 командасы катнаша. Турслетны ачу тантанасында турслетка килгән укучыларны һәм педагогларны сәламләп, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин сәламләп, ярышларда уңышлар теләде. Беренчеләр хәрәкәтенең урындагы советы рәисе, турслетның баш судьясы Айгиз Равил улы Мадияров туристик бәйге шартларын аңлатып, судьялар коллегиясе белән таныштырганнан соң, командалар капитаннарының рапортларын кабул итте. Артабан командалар санаулы вакыт эчендә палатка кору, туган якны өйрәнү, учаклар төрләре, дару үләннәрен ни дәрәҗәдә яхшы белүне сынаган биология, һәр турист белергә тиешле төеннәр бәйләү, азимутны билгеләү, финиш һәм бивуак станцияләре буенча буенча сәяхәт-ярышларда үз белемнәрен сынарга юнәлде. Кояшлы, матур көндә ямьле урман яланында үткән бу мавыктыргыч чара анда катнашучылар күңелендә якты истәлек булып калыр дип ышанабыз. (Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы атна санында укып булачак).

Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Яшь туристлар җыелды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас