ИГЕНЧЕ
+13 °С
Облачно
Культура и искусство
22 Сентября , 10:49

«Гаилә» милли проекты чикләрендә

Добавить в предпочтительные источники Google
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә» милли проекты чикләрендә

 Чара  район мәдәният йортының «Чаткылар» агитмәдәнибригадасы тарафыннан, мөдир Гөлназ Флүр кызы Сәлимова җитәкчелегендә сәнгать сөючеләр өчен оештырылды. Концерт программасын Альберт Арысланов «Исәнмесез, якын дуслар» сәламләү җыры белән ачып җибәрде. Тамашачыларга көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, җирле талантлар башкаруында җыр-биюләр  карап, мәдәни ял итү мөмкинлеге бирелде. Программада мөһим тема яңгырады: 2026 ел Башкортстанда Республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә «Зур һәм тату гаилә елы» дип игълан ителде.  "Гаилә – бәхет ачкычы, ә гаилә  татулыгы – иминлеккә юл. Өлкәннәр әйтмешли: “Тату гаилә – бәхетле гаилә”,   – дип ассызыклады Гөлназ Флүр кызы.   "Җыр, бию һәм яхшы кәеф кичәсен бүләк итүебезгә шатбыз. Безнең программа күңел белән әзерләнгән – анда халык көйләре, башкорт һәм татар шагыйрьләренең яраткан ретро-хитлары яңгырый. Һәр номер – безнең гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә һәм кадерле тамашачыларыбызга хөрмәт. 2026 ел Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Һәм бүгенге очрашу –  бергә җыелырга, туган даирәнең җылысын тоярга, безне берләштергән нәрсәләрне искә төшерергә тагын бер сәбәп. Нәкъ менә гаилә, күршелек һәм туган җиребезне ярату безне көчлерәк итә бит”, – дип билгеләп үтте Чакмагыш авылы мәдәният йорты директоры Рузил Радик улы Гафаров.           Концерт тагын  бер кабат кечкенә авылда туган мәдәнияткә, җырларга һәм традицияләргә мәхәббәт яшәвен,  аның буыннарны берләштерүен һәм йөрәкләрне җылытуын раслады.

«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә»   милли проекты чикләрендә
«Гаилә» милли проекты чикләрендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас