ИГЕНЧЕ
0 °С
Облачно

      Өлкәннәр көненә бүләк           

            Юмаш авылы  күп функцияле клубы иҗат коллективлары Өлкәннәр көненә багышлап Яңа Балтач авылындагы  Бакалы филиалы психоневрология интернаты ветераннары  алдында бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

title
Өлкәннәр көненә бүләкӨлкәннәр көненә бүләк
      Өлкәннәр көненә бүләк           

Үзешчән артистлар өлкәннәр өчен җылы һәм күңелле программа әзерләделәр. Тамашачылар күңелгә якын, таныш җырларны рәхәтләнеп тыңладылар, ә биючеләр башкаруындагы дәртле бию номерлары һәммәсенә дә күңел күтәренкелеге һәм дәртле кәеф бүләк итте.          Мондый очрашулар – чыгыш ясау гына түгел, ә өлкән буынга чын игътибар һәм кайгырту чагылышы. Интернатта яшәүчеләрнең күбесе өчен мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу күптән көтелгән бәйрәмгә, җылы, җанлы аралашу һәм чын күңелдән шатлык мохитенә чуму мөмкинлегенә әверелде. Концерт чын-чынлап ихлас, өйдәгечә һәм күңел  кылларын тибрәтерлек  булды. Авыл  артистлары сәнгатьнең күңел җылысы  өләшү көченә ия булу  көчен тагын бер кабат исбатладылар, ә ветераннар һәр чыгышны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Һәр кешенең тормышында һәрвакыт игелекле эшләр башкару, якындагы кешеләргә игътибар һәм җылылык өчен вакыт һәм мөмкинлек булсын.  

Өлкәннәр көненә бүләк
Өлкәннәр көненә бүләк
Өлкәннәр көненә бүләк
Өлкәннәр көненә бүләк
Өлкәннәр көненә бүләк
      Өлкәннәр көненә бүләк           
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас