ИГЕНЧЕ
+5 °С
Облачно

Күркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алып

Берничә буын яшь чакмагышларга белем һәм тәрбия биргән иҗат үзәге күркәм юбилеен каршылады

Добавить в предпочтительные источники Google
Күркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алыпКүркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алып
Күркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алып

Илебездә Өлкәннәр көне билгеләнгән октябрьнең тәүге көннәрендә районыбызның Балалар иҗат үзәге коллективы икеләтә бәйрәм шатлыгын кичерде. Беренче октябрьдә биредә Өлкәннәр көне һәм үзәкнең 70 еллык зур юбилее билгеләнде. Бәйрәм иртәсендә коллектив җитәкчелеге һәм педагоглары тантанага чакырылган хөрмәтле остазларын – төрле елларда Балалар иҗаты үзәгендә хезмәт салган, хәзер инде хаклы ялда булган педагогларны каршы алдылар. Әйе үткән гасырның 1956 елында Пионерлар йорты исеме белән эшли башлап, иҗат үзәге статусына ия булган бу өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе кеше гомеренә тиң булган шушы җитмеш елда меңләгән яшь райондашларыбыз – берничә буын малайлар һәм кызлар өчен икенче туган йортка әйләнеп, яшь йөрәкләр дә иҗат очкыннары кабызган, яшь талантларны ачып, аларның иҗатына канат куеп, мәдәниятле, бар яктан да камил, заман белән бергә атлый алучы камил шәхесләр итеп тәрбияләргә омтылып, олы тормыш юлына чыгарган. Аларның байтагы нәкъ шушы учреждение педагоглары кул астында зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясап, үз-үзенә ышанычын ныгыткан, олы сәнгать дөньясына юл алган. Ә инде башка һөнәр ияләре булган якташлар биредә дөньяга карашын киңәйтеп, күп яклы белем нигезләрен үзләш тереп, мәдәниятле-зыялы шәхес булып тәрбияләнгән! Ил тарихының төрле чорларында балаларга өстәмә белем бирүче укытучы-педагогларның да берничә буыны бер-берсен алыштырса да, һичнинди идеологик үзгәрешләргә карамастан, алар эшчәнлегенең асылы, максатлары бер булып кала – балаларның һәркайсын чын мәгънәсендә шәхес итеп тәрбияләп, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, тормыш гүзәллеген алар күңеленә күчерү һәм матурлыкны үз куллары белән тудыра белергә, табигатьтән бирелгән сәләтләрен кешеләр белән уртаклашырга өйрәтү, аларны иҗатлары белән сөендерү. ( Ахырын "Игенче" гәзитнең  40 санында  укый  аласыз).

Күркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алып
Күркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алып
Күркәм традицияләргә нигезләнеп, яңалыкларны алга алып
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас