

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм шәхсән үзе исеменнән Тозлыкыш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, район депутаты, «Алга» авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы рәисе Фәнис Радик улы Маннанов аны ихлас тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга шулай ук мәдәният хезмәткәрләре И.Ф. Әхьяров һәм китапханәче Л. Р. Салихова да кушылып, юбилярга матур җырлар бүләк иттеләр. Мәгәния Шәйхулла кызының тормыш юлы чын хезмәт сөючәнлек һәм ана ныклыгы үрнәге. Ул Дүртөйле районының матур Урман-асты авылында туып, җиде сыйныфны тәмамлап, күп һөнәрләр алмаштырып, кечкенәдән үк хезмәт хакын аңлап үсә. 1957 елда язмышы аны Сыйрышбаш авылы егете белән бәйли, кияүгә чыгып шунда күченә һәм сөйгән яры белән 60 ел буе кулга-кул тотынышып яшиләр. Лаеклы ялга чыкканчы ярты гасыр гомерен колхозга биреп, бер үк вакытта дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр. Тик бер улларын югалталар, ләкин ана йөрәге катып калмый, зирәклек һәм сабырлык белән тула. Бүген юбилярның төп байлыгы – унбер оныгы һәм унтугыз оныкчыгы. Утыз җиде ел улы һәм килене белән мәхәббәт һәм кайгыртучанлыкта яши Мәгәния Шәйхулла кызы. Без дә аңа иң элек ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм акыл сафлыгы телибез. Һәр көн сезгә якыннарыгызның җылысын, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен тоеп яшәргә язсын, күп шатлыклар китерсен.