

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар – күркәм бәйрәмнең төп геройлары булды. Аларга бүләкләр, ә яугирләрнең әти-әниләренә лаеклы уллары өчен хәрби частьләр командованиесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Геройларыбызның орденнарын һәм медальләрен якыннарына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән тапшырдылар. Чарада шулай ук төрле тармак хезмәткәрләре дә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләргә лаек булды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Дмитриевич Климин, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов биредә җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, лаеклы бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерты моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.