21 октябрь көне очраклы гына сайланмаган – бу көнне легендар башкорт хореографы, республиканың дәүләт академия халык биюләре ансамбленә нигез салучы Фәйзи Гаскәров туган. Чара башында Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле турында документаль фильм күрсәтелде. Концертның һәр номеры халык тормышына – аның гореф-гадәтләренә, шатлыкларына һәм кайгыларына кечкенә сәяхәт булды.