+21 °С
Облачно


Акция бөтен ил буйлап 18-22 август көннәрендә үткәрелә һәм 22 августта билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәменә багышлана. Бу бәйрәм барлык төбәкләрдә яшәүчеләрне берләштерә, буыннарның өзелмәс элемтәсен һәм һәр гражданның Ватан язмышы өчен җаваплылыгын символлаштыра.
Тәрәзәне дәүләт символикасы белән бизәп, район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм рухы тудыруга һәм илебезнең төп дәүләт символын хөрмәтләүгә үз өлешләрен кертте. Флаг көне – календарьдагы дата гына түгел. Бу бөек тарихны искә төшерү. Акциягә кушылып, без үзебезнең гражданлык позициябезне күрсәтәбез һәм Русиянең төп символын хөрмәт итәбез.