

20 август көнне Яңа Коты авыл мәдәният йортында Чакмагыш районының 96 еллыгына багышланган «Монда минем туган ягым, минем чыганагым» дип аталган туган якны өйрәнү кичәсе узды. Чара Башкортстан Республикасында “Зур һәм тату гаилә елы” һәм «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырылды.
Тәүдә Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев кунакларны районның туган көне белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде. Сәнгать җитәкчесе район тарихыннан бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар сөйләде, биредә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре белән уртаклашты. Чарада катнашучылар Чакмагыш районы әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте, абруйлы шәхесләре белән танышты. Ахырда барысы бергә музыкаль-патриотик лотода уйнадылар. Кичәне яшь катнашучылар башкаруында моңлы җырлар бизәде.