ИГЕНЧЕ
+23 °С
Облачно
мәдәният мохит
11 Сентября , 04:41

Мәктәпләрдә - Милли костюм көне

Укучыларны милли киемнең тарихы һәм аның халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең Туган тел укытучылары тарафыннан интеграцияләнгән дәрес үткәрелде. Укучылар алдына мондый сорау куелды: "Кеше турында аның киеме сөйли аламы?».

Мәктәпләрдә - Милли костюм көнеМәктәпләрдә - Милли костюм көне
Мәктәпләрдә - Милли костюм көне

Укучыларга борынгы заманда кешеләрнең ничек киенүләре турында кыска видео күрсәтелде. Балалар костюм элементлары:күлмәк,сарафан, чабата,калфак, түбәтәй,алъяпкыч һәм камзул турында әңгәмә корды.

Киемнәрнең ни өчен иркен һәм озын булуын белделәр, ир-атлар һәм хатын-кызларның ничек киенгәнен, нинди бәйрәм һәм көндәлек киемнәр булуын чагыштырдылар,  милли костюмнарның гомумән халык тарихын яхшырак аңларга ничек ярдәм итүе турында фикер алыштылар.

Мондый дәресләр укучыларда өйрәнелгән материал нигезендә анализлау һәм нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерә, мәдәни мираска хөрмәт һәм Русия халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияли.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас