+2 °С
Ясно


Тамашачылар бу вакыйганы аеруча дулкынланып көтте. Концерт чын күңел бәйрәменә әверелде: алып баручыларның җылы сүзләре, эчкерсез җырлары, дәртле биюләре халыкка күтәренке кәеф бүләк итте.
«Сезнең елмаюларыгыз һәм алкышларыгыз — артистларыбыз өчен иң зур бүләк!» – ди агитбригада җитәкчесе Гөлназ Сәлимова.
Альберт Арысланов, Ривенер Гобәев, Идрис Хәмидуллин, Рузилә Нәфыйкова, Гөлназ Сәлимова моңлы җырларын башкарды, «Асыльяр» халык бию ансамбле солистлары: Раджеш Зәйнетдинов, Ризидә Әхмәтова, Рәсим Батыргәрәев һәм Эльвина Кәримова тамашачы күңелен тагын да күтәреп җибәрде.