ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 август 2021, 11:20

Авылга кайткан укытучылар миллион сумга ия була

Гомумдәүләт проектлары:“Мәгариф”

Авылга кайткан укытучылар миллион сумга ия була
Авылга кайткан укытучылар миллион сумга ия була

Башкортстанда авыл җирлегенә эшкә кайтучы укытучыларга 1 млн. сум акча бүлүне күзаллаган программа озайтылды. Бу төр түләүләр 2020 елның февраль аенда расланган иде.
Кабул ителгәндә әлеге программа 2020-2022 елларда тормышка ашырылыр дип исәпләнә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән аның вакытын 2023 елга кадәр арттырдылар. Бу төр түләргә конкурс сайлап алыуын үтеп, халык саны 50 мең кешегә кадәр булган авыл биләмәләрендә, эшчеләр касабаларында, шәһәр тибындагы поселокларда яки шәһәрләрдә эшли башлаган укытучылар ия була ала. Авыл җирлегенә кайтып урнашучы педагоглар 50 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш. 1 млн. акчаны алыр өчен аларга хезмәт килешүе буенча анда укыту вакыты 18 сәгатьтән дә ким булмаган эш атнасы шартларында аз дигәндә 5 ел эшләргә кирәк була.
Башкортстанда мондый программа медицина хезмәткәрләре өчен дә гамәлгә кертелде. Агымдагы елның апрелендә авыл табибларына түләнгән акча күләме 1 млн.нан 1,5 млн. сумга кадәр арттырылды.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: