ИГЕНЧЕ
-4 °С
Ясно
Мәгариф
25 Августа , 05:57

Мәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы кулларда

Район үзәгендә  1 сентябрь алдыннан мәктәп автобусларының торышын тикшерделәр

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы куллардаМәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы кулларда
Мәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы кулларда

Район территориясендә бүгенге көндә барлыгы 22 мәктәп  автобусы исәпләнә.

Яңа уку елы алдыннан Чакмагыш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Автобус» оператив-профилактик чарасы кысаларында мәктәп транспортына күләмле тикшерү үткәрделәр.

Дәүләт автоинспекторлары автобусларның техник торышын, «ГЛОНАСС-112» экстрен чакыру системасына рөхсәтнең, шулай ук барлык кирәкле документларның булуын җентекләп тикшерделәр. Көн саен балаларны ташучы транспорт чараларының хәвефсезлегенә аерым игътибар бирелде.

Тулырак: алдагы санда 

Мәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы кулларда
Мәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы кулларда
Мәктәп укучылары иминлеге – ышанычлы кулларда
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас