ИГЕНЧЕ
+7 °С
Ясно
Мәгариф
27 Августа , 05:23

Искә алмау мөмкин түгел

Яңа уку елы алдыннан бөек укытучы Мөзәянә Мөхәммәтгариф кызы Әминеваны искә алмау мөмкин түгел.

Искә алмау мөмкин түгелИскә алмау мөмкин түгел
Искә алмау мөмкин түгел

Гасырга сузылган мәртәбәле гомер еллары эчендә ул Бөек Ватан  сугышы еллары михнәтләрен, артабан илебезне  аякка бастыру елларын кичергән, бик күп  тарихи вакыйгалар шаһиты булган, илебезгә төрле тармакларда хезмәт итүче өч бала үстергән, актив рәвештә җәмәгатьчелек вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарган, үзешчән сәнгатьтә олыгайган көннәренә кадәр катнашкан, йорт-җирен, ихата-курасын гөл-бакча итеп тоткан.

Хөрмәтле укытучы 101 яшендә арабыздан китеп барды. Аның хакында хәтирәләре белән үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та уртаклашкан.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас