

Соңгы елларда республиканың мәгариф системасы шактый зур үзгәрешләр кичерә. Белем бирү инфраструктурасының күләмле яңаруы, заманча технологияләрне кулланылышка алу – моның ачык мисалы. Төбәк мәктәпләрне яңарту ремонтлау һәм шушы максатта акча җәлеп итү күрсәткечләре буенча Русия төбәкләре арасында лидер булып тора. Уку йортларын төзү һәм ремонтлау буенча инфраструктура проектлары матди-техника базаны яхшыртырга гына түгел, белем бирү процессы сыйфатына игътибарны арттыруга да яңа мөмкинлекләр ача. Төбәкнең бүгенге мәгариф системасы һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алуга омтыла. Балаларның сәнгать, спорт, фән өлкәләрендәге талантларын үстерүгә булышлык итүче өстәмә белем бирү программалары уңышлы тормышка ашырыла. Төбәкнең мәгариф системасын яңарту буенча билгеләнгән күләмле бурычларны хәл итүгә федераль программалар да ярдәм итә. Мәсәлән, безнең республикада да тормышка ашырылган “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты чикләрен дә бердәм белем һәм тәрбия бирү мохите булдырыла. Проектның мөһим өлешләренең берсе – предмет кабинетларын заманча җиһазлар һәм укыту чаралары белән тәэмин итү. Ул уку процессы сыйфатын арттыруга, аны укучылар өчен мавыктыргыч итүгә ярдәмләшә. Заманча технологияләрне кулланылышка алу исә яңа мөмкинлекләр ачып, белемне тирәнрәк үзләш терергә һәм практик белемнәрне үстерергә булышлык итә. Яңа уку елы башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Гадәттәгечә, бу ай ахырында Башкортстанда мәгариф системасы хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәләре үтә. Республика күләмендәге педагоглар җыены быел 20-21 август көннәрендә Ишембай шәһәрендә үтте. Районыбызда исә август киңәшмәсенең секцияләр утырышлары 24-27 августка билгеләнде, пленар утырыш иртәгә, 28 августта үтә. Традиция буенча, җирлеге бездә үтәчәк район педагоглары киңәшмәсе алдыннан без муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф.Шәйдуллинга мөрә җәгать иттек.–Илдус Фидус улы, сезне һәм районның барлык педагогларын яңа уку елы башлану белән тәбриклибез. Гадәттәгечә, әңгәмәбезне уку елындагы өлгереш, дәүләт сынаулары нәтиҗәләрен барлаудан башлыйк әле... - 2026 уку елында укуларын тәмамлап, Бердәм дәүләт имтиханнарын чыгарылыш сыйныфларның 114 укучысы тапшырды. Бусынауларның нәтиҗәләре аларның тормы Бар яхшылыклар – балалар өчен Яңа уку елы башланыр алдыннан район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин белән тармактагы яңалыклар турындагы әңгәмәшында мөһим этап булып, югары белем дөньясы ишекләрен ачты. Аларның 38-е мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап, аерым өлгеле аттестатлар алуга иреште. Район мәктәпләрен тәмамлаган егетләр һәм кызлар арасында югары уку йортларына укырга керүчеләр күп. 2026 елның дәүләт имтиханнары анализыннан күренүенчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының байтагы профильле математика, информатика, химия, биология, җәмгыять белеме һәм физика фәннәрен ешрак сайлаган. Әлбәттә, сынауларда югары нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары – районыбыз горурлыгы. Быел 46 чыгарылыш укучысы дәүләт имтиханнарында 80нән артык һәм аннан югарырак балл җыюга иреште. Агымдагы уку елы йомгаклары буенча Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәп, Иске Кал- маш, Юмаш, Имәнлекул, Яңа Балтач, Рапат урта мәктәпләре үз медалистлары белән хаклы горурлана ала – бу уку йорт ларында белем алган чыгары лыш сыйныф укучыларының 19ы – алтын һәм янә 19-ы “Белем алуда аерым уңышлары өчен” көмеш медальләр ияләре булды. Район мәктәпләренең тугы зынчы сыйныфларын тәмамла- ган 348 укучы, мәктәптә алган белемнәре югары дәрәҗәдә булуын дәлилләп, төп дәүләт им тиханнарын тапшырды. 49 уку- чы аерым өлгеле (“кызыл”) ат тестатлар алуга иреште. Сынау ны үтү өчен инглиз теле, биоло- гия, тарих фәннәрен һәм туган телләрне сайлаган 9 сыйныф укучыларының уңышларын ае рым билгеләп үтәр идем. Бу уку предметлары буенча имтихан тапшырган укучыларның урта- ча билгесе район күләмендә “5” булды.