ИГЕНЧЕ
+10 °С
Облачно
Мәгариф
1 Сентября , 10:26

Белем иленә юл ачык

Чакмагыш беренче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелде.

Белем иленә юл ачыкБелем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык

Анда  дәрәҗәле кунаклар катнашты. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Ревил кызы Әхмәдуллина килгән иде. ул шушы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы һәм балаларны ихлас күңелдән яңа уку елы башлануы белән тәбрикләде. Энҗе Ревил кызы  аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырды.

 Линейкада шулай ук район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы  Шакирова һәм район ветстанциясе начальнигы Ратмир Фәнил улы Ямалеев та бар иде. Алар да буш кул белән килмәгәннәр –  әтиләре СВОда катнашкан балаларга бүләкләр тапшырды.

 Кунаклар укучыларны котлап кына калмадылар, яңартылган башлангыч мәктәпкә кереп, башлангыч сыйныф укучыларын сәламләп, мәктәптә булдырылган яңа, заманча, уңайлы шартлар белән танышты.

Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Белем иленә юл ачык
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас