

1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40нчы мәгариф үзәгендә булды. Тантаналы линейкада төбәк җитәкчесе укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
2026 елда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында бу мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган. Биредә үзгәртеп кору үткәрелгән, тышкы һәм эчке бизәлеш яңартылган, инженерлык челтәрләре алыштырылган.
Шулай ук яңа җиһазлар сатып алынган.Моннан тыш, республика ярдәме белән мәктәп янындагы территория төзекләндерелгән һәм спорт үзәге, шул исәптән воркаут-зона, баскетбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы җиһазландырылган.
Тантаналы линейкада Башкортстан Башлыгы балаларга һәм педагогларга уңышлы уку елы теләде.