

Укучылар белән ачык диалогта: районы прокуроры, Русия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, медицина психологы һәм башкалар катнашты.
Экспертлар балалар белән эчтәлекле әңгәмә уздырды. Закон һәм җаваплылык, юлларда үз-үзеңне тоту культурасы, үз менталь сәламәтлегеңне ничек саклау турында сөйләштеләр һәм хәзерге яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр.
Чара интерактив мәйданчыклар белән дәвам итте:
Ир-егетләр өчен автомат җыю һәм сүтү буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде. Һәркем үзенең тизлеген һәм җитезлеген тикшерә алды. Психологлар «киберхәвефсезлек» мавыктыргыч интеллектуаль уенын оештырдылар, анда укучылар интернет-янауларны, фейкларны танырга һәм челтәрдә үзләренең шәхси мәгълүматларын якларга өйрәнделәр.
Мондый очрашулар шуны раслый: хәвефсезлек — ул күңелсез лекцияләр түгел, ә тормышны саклап кала торган файдалы күнекмәләр.