0 °С
Облачно


Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина – Русиянең иң яхшы 300 директоры исәбендә!
Юмаш урта мәктәбе директоры Мәскәүдә «Русия» милли үзәгендә узган I Бөтенрусия мәктәп директорлары форумында катнашты. Конкуренция җитди булды: 5000 гаризадан экспертлар иң лаеклы 300 җитәкчене генә сайлап алды.
Укытучылар көне уңаеннан Рәзимә Исмәгыйль кызы шулай ук Кремль Сараенда узган тантаналы концертта булды.
Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафинаны илебез масшатыбнда лаеклы танылуы белән котлыйбыз! Киләчәктә яңа иҗади уңышлар телибез!