ИГЕНЧЕ
+8 °С
Облачно
Мәгариф
7 Октября , 04:41

Котлыйбыз!

Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы Эдгар Вәлиев – Ватанны саклау һәм иминлек нигезләренең иң яхшы укытучы-оештыручысы дип танылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шушы көннәрдә Уфада «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләренең иң яхшы укытучы-оештыручысы» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Оештыручылар булып Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе, БР гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты һәм БР Мәгариф министрлыгы чыгыш ясады.

Иң көчле исем өчен Тәтешле, Уфа, Караидел, Чакмагыш, Чишмә һәм башка районнардан һәм шәһәрләрдән финалистлар көч сынашты. Катнашучылар тормыш иминлеге нигезләрен белүләрен күрсәттеләр, тест уздылар. Автоматны җыю һәм сүтү, электрон тирда ату, противогаз һәм саклагыч костюм кию, беренче ярдәм күрсәтү белән бәйле этаплар булды.

Җиңел булмаган конкурста беренче урынны Сибай шәһәреннән Эдуард Бикташев алды, икенче урынны Чакмагыштан Эдгар Вәлиев, өченче урынга лаек дип Яңавылдан Лениз Гыйлҗванов Табылды.

Эдгар Ринат улы Вәлиевны лаеклы  җиңүе белән котлыйбыз, педагогик эшчәнлегендә яңа казанышлар һәм уңышлар теләп калабыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас