+23 °С
Облачно


Чара Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәзиф улы Рәхмәтуллин җитәкчелегендә узды.
Сессиядә медицина учреждениесе җитәкчесенә заманча мәгълүмат киңлегендә ышанычлы һәм дөрес эшләү: пациентлар белән ачыктан-ачык аралашу, җәмгыять сорауларына оператив җавап бирү һәм сәламәтлек саклау системасына ышаныч формалаштыру турында сөйләштеләр. Мондый мәйданчыклар – тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә медицина учреждениеләренең эш сыйфатын яхшырту өчен реаль мөмкинлек.