ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2021, 17:20

Район хакимиятендә чираттагы брифинг узды

Бүген, 16 сентябрьдә, муниципаль район хакимиятендә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау, бу җәһәттән районда күзәтелгән хәлләр һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча брифинг үтте.

Район хакимиятендә чираттагы брифинг узды
Район хакимиятендә чираттагы брифинг узды

Бүген, 16 сентябрьдә, муниципаль район хакимиятендә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау, бу җәһәттән районда күзәтелгән хәлләр һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча брифинг үтте. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Брифингта Чакмагыш район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Айгөл Рәзил кызы Казаева һәм территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева катнашты. Чараның беренче өлешендә коронавирус инфекциясенә кагылышлы булган мәсьәләләр, икенче өлешендә 17, 18, 19 сентябрьдә узачак Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының сигезенче чакырылыш Советына, аерым авыл биләмәләре Советларына өстәмә депутатларын сайлауга бәйле сораулар каралды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: