ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2021, 09:23

Җиңүче бүләкләнде

Алдан хәбәр иткәнебезчә, “Уңган бакчачы” фотоконкурсы төгәлләнде. Чакмагыш авылыннан Айгөл Гаскәрова, 404 тавыш җыеп, җиңүче дип табылды.

Җиңүче бүләкләнде
Җиңүче бүләкләнде

Алдан хәбәр иткәнебезчә, “Уңган бакчачы” фотоконкурсы төгәлләнде. Чакмагыш авылыннан Айгөл Гаскәрова, 404 тавыш җыеп, җиңүче дип табылды.

Исегезгә төшерәбез, “Игенче”гәзитенең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге төркемендә “Уңган бакчачы” фотоконкурсын үткәргән идек. Бәйгедә катнашучылардан фотосүрәтләр 18 августтан башлап 1 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Иң шәп һәм иң уңган бакчачыны билгеләү максатында бәйгенең икенче этабында – 2-16 сентябрь көннәрендә конкурсантлар өчен тавыш бирү үткәрелде. Әлеге конкурс бер ай дәвам итеп, 16 сентябрь көнне тәмамланды. Тавыш бирү һәм җиңүчене билгеләү ачык шартларда башкарылды.

Ә җиңүчене сез, безнең гәзит укучылар, “ИгенчеИгенче” төркеменең махсус кушымтасы ярдәмендә тавыш биреп, үзегез ачыкладыгыз.

Шушы көннәрдә конкурста катнашып, җиңү яулаган уңган бакчачыбыз Айгөл Гаскәрова диплом һәм духовкада пешеренү өчен пыяла савыт формасы белән бүләкләнде. “Хәзер рәхәтләнеп тәмлекәчләр пешерәм инде бу формада”, – дип сөенде ул бүләккә. Әйе, яхшы хуҗабикәләрнең аш-су бүлмәсендә савыт-саба бер дә артык булмый. Савыт-саба төрле-төрле булганда ризык әзерләү дә күпкә җиңелрәк һәм күңеллерәк була.

Махсус бүләккә ия булган җиңүчене тагын бер кабат тәбриклибез, конкурста катнашучылар һәм тавыш бирүчеләрнең һәммәсенә дә зур рәхмәт !

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: