ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2021, 10:46

Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын

Аблай мәдәният йортында Халыкара тынычлык көненә карата “Тынычлык һәркемгә кирәк” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. 

Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын
Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын

Аблай мәдәният йортында Халыкара тынычлык көненә карата “Тынычлык һәркемгә кирәк” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтова балаларга “тынычлык” сүзенең нинди әһәмияткә ия булуын аңлатты. Чара барышында тынычлык турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде. Артабан сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова балаларга осталык дәресе үткәрде, төсле кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәтте.

Чара “Әгәр син планетада нәрсә дә булса үзгәртергә телисең икән – иң тәүдә үзеңнән башла. Янәшәдә булган кешеләргә ярдәм ит! Җирдә һәрвакыт тынычлык булсын!” – дигән мөрәҗәгать белән тәмамланды.

 

 

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Аблай мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: